Ашыкма, сөю килер!

Чәчәкләр бәйләме тотып
Төшләремә керәсең.
Көтә-көтә арыдым мин,
Мәхәббәтем, кайда син?

Кабаланма, һич ашыкма,
Табырмын сине үзем.
Язга чорнап йөрәгеңне
Килермен, бул түзем!

Яшь дип, карт дип тормый сөю,
Көтмәгәндә килә ул.
Мәхәббәтең читләп узмас,
Ашыкма син, түзем бул!

Кабаланма, һич ашыкма,
Табырмын сине үзем.
Язга чорнап йөрәгеңне
Килермен, бул түзем!

Яшь дип, карт дип тормый сөю,
Көтмәгәндә килә ул.
Мәхәббәтең читләп узмас,
Ашыкма син, түзем бул!

Кабаланма, һич ашыкма,
Табырмын сине үзем.
Язга чорнап йөрәгеңне
Килермен, бул түзем!

Зур тылсымга ия сөю,
Эретә кар-бозларны.
Салкын кышлар уртасында
Китерә ул язларны.

Кабаланма, һич ашыкма,
Табырмын сине үзем.
Язга чорнап йөрәгеңне
Килермен, бул түзем!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (4 голоса)
« »