Язгы хисләр (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ап-ак күлмәк кигән алмагачлар,
Сөрмә тарткан уйчан сиреннәр
Йөрәкләрдә хисләр кайнаганын
Зур сер итеп әйтә иреннәр.

Ап-ак күлмәк кигән япь-яшь кызлар
Ләйсәннәргә тәү кат коена.
Тәүге умырзая булып сөю
Йөрәк түрләренә сыена.

Тәүге сөю газапларын татып
Яшь йөрәкләр кайчак сагая.
Парсыз-ярсыз булып калган ак каеннар
Сагышлардан тәмам саргая.

Голосов пока нет
« »