Саумы, әй, шәһри Болгар!

Күктә янган йолдызлардай,
Җир буйлап без сибелгәнбез.
Без тарихта эзле халык —
Үлем белмәс татарлар без.

Сине зурлап җыр җырлыйбыз,
Сиңа иң-иң матур җырлар.
Саумы, бабамнар нигезе,
Изге җирем шәһри Болгар!

Мең тарафтан килдек сиңа,
Милләтемнең ак саҗдәсе.
Саумы, изге Болгар җире,
Татарымның Мәдинәсе.

Сине зурлап җыр җырлыйбыз,
Сиңа иң-иң матур җырлар.
Саумы, бабамнар нигезе,
Изге җирем шәһри Болгар!

Тарих саклый һәрбер ташың,
Әй, изге җиркәй — Болгарым.
Татарымның үткәне бар,
Киләчәге дә бар аның.

Сине зурлап җыр җырлыйбыз,
Сиңа иң-иң матур җырлар.
Саумы, бабамнар нигезе,
Изге җирем шәһри Болгар!

Ерак бабамнан мираска
Калган телем, иманым бар.
Бездә горур татар каны,
Тукай, Җәлилләр каны бар.

Сине зурлап җыр җырлыйбыз,
Сиңа иң-иң матур җырлар.
Саумы, бабамнар нигезе,
Изге җирем шәһри Болгар!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »