Татарстаным

Акчарлак канат җәя
Идел күкрәгендә.
Дуслар сәламе яңгырый
Зәңгәр күкләрендә.

Татарстан — туган ягым!
Көрәштә ирек алдың.
Данлы хезмәт җырына күмеп
Алкышлый сине халкым.

Җирләрең юмарт синең,
Күкрәп иген уңа.
Мәһабәт фонтан булып
Кара алтын ургыла.

Татарстан — туган ягым,
Тарихта ис мең — алтын!
Данлы хезмәт җырына күмеп
Алкышлый сине халкым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »