Тальян гармун (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ничә тапкыр төштә күрдем, төштә күрдем,
Сиңа насыйп, сиңа насыйп яр булдым.
Әллә үзең сихерләдең, әллә үзең сихерләдең,
Әллә тальян гармуның.

Тальян гармун, тальян гармун,
Йөзәмен моңнарыңда.
Гармун түгел, гүя үзем,
Гармун түгел, гүя үзем
Тибрәләм кулларыңда.

Аккош кебек бөтерелеп, бөтерелеп,
Йөзәр идем, йөзәр идем алдыңда.
Оялам күз карашыңнан, оялам күз карашыңнан,
Салдың мине ялкынга.

Тальян гармун, тальян гармун,
Йөзәмен моңнарыңда.
Гармун түгел, гүя үзем,
Гармун түгел, гүя үзем
Тибрәләм кулларыңда.

Күңелемне иркәли дә, иркәли дә,
Телгәли дә, телгәли дә гармуның.
Ярсып уйна, тынма гына, ярсып уйна, тынма гына,
Хистән тора бар моңың.

Тальян гармун, тальян гармун,
Йөзәмен моңнарыңда.
Гармун түгел, гүя үзем,
Гармун түгел, гүя үзем
Тибрәләм кулларыңда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »