Егетләр җыры (беренче вариант)

Әйдә барыйк, кызлар карыйк, —
Орчык эрләгәннәрен;
Аяз көнне яшен суксын
Безне сөймәгәннәрен.

Әйдә барыйк, кызлар карыйк,
Керик куеннарына.
Асылынсак, асылыныйк
Кызлар муеннарына.

Әйдә барыйк, кызлар карыйк
Казан ярминкәсендә.
Сынатмасын егет кеше
Мәхәббәт өлкәсендә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2.8 (4 голоса)
« »