Исәнлек — зур байлык

Категория: көе сүзләре

Бармак кына авыртса да
Күңел төшә, кәеф юк.
Исәнлекнең кадерен белеп,
Шөкер итеп яшәек.

Байлык нәрсә?! «Җилгә оча».
Диләр: «Байлык — бер айлык».
Исән булсаң, мал табыла,
Исәнлек — ул зур байлык.

Тау хәтле байлыгың булып,
Исәнлегең булмаса.
Йөзеңнән төс, тәннән дәрман,
Өеңнән нурлар кача.

Байлык нәрсә?! «Җилгә оча».
Диләр: «Байлык — бер айлык».
Исән булсаң, мал табыла,
Исәнлек — ул зур байлык.

Сорасалар хәлләремне,
«Барсы да яхшы», диям.
Зарланмыйм мин, уфтанмыйм мин
«Булганына шөкер», итәм.

Байлык нәрсә?! «Җилгә оча».
Диләр: «Байлык — бер айлык».
Исән булсаң, мал табыла,
Исәнлек — ул зур байлык.

Исәнлекнең кадерен белеп,
Шөкер итеп яшәек!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (7 голосов)
« »