Гомер телим

Тәрәз төпләрендә гөлләр үсә,
Чәчәкләрнең төсе төрлечә.
Үсәр идемени алар шулай
Әнкәй, синең кулың тимичә?!

Көн дә сулар сибеп тәрбияләп,
Үстерәсең саклап кадерләп,
Кошлар кебек үсеп таралышкан
Нарасыйларыңны хәтерләп.

Туган нигездәге гүзәллекне
Чикләмәсен Ходай көннәрен,
Озак еллар тагын озак еллар
Чәчәк атсын, әнкәй, гөлләрең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »