Өзелгәнсең сиреньнән

Яулыкларың әллә синең, әллә синең чигелгән.
Юлларыңа әллә сирень, әллә сирень сибелгән.

Сине күреп, бар табигать, бар табигать сөенгән.
Әллә инде өзелгәнсең, өзелгәнсең сиреньнән.

Яши миндә синең тавыш, синең сагыш, синең сүз.
Мөмкинме соң танышырга, кавышырга сиреньсез!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.2 (39 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »