Әткәй киткәч

Әткәй киткәч, ятим булып калдык,
Моң югалды, сүнде инде жыр,
Әнкәй безне юатырга теләп,
Әйтер иде: «Бер көн ул кайтыр.»

Ике толымкаен бер толымга
Үреп куйды әнкәй, ни итсен.
Аны язмыш бер көн ирсез итте
Безне язмыш итте әтисез.

Әтисезгә яшәү җиңел түгел,
Һәркем суга, кага ятимне.
Әнкәбезнең азмы җанын кыйдык,
«Алып кайт» дип безнең әтине.

Ике толымкаен бер толымга
Үреп куйды әнкәй, ни итсен.
Аны язмыш бер көн ирсез итте
Безне язмыш итте әтисез.

Дөнья йөген тартып барулары
Җиңел түгел толга, ирсезгә.
Алар лаек җәннәт рәхәтләрен
Исән чакларында күрергә.

Ике толымкаен бер толымга
Үреп куйды әнкәй, ни итсен.
Аны язмыш бер көн ирсез итте
Безне язмыш итте әтисез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »