Бәхетсезлек шуннан башлана

Категория: көе сүзләре

Дуслар гына булып очрашулар
Уяттылар сөю хисләрен.
Кавышырга һич тә мөмкин түгел
Сагышланып үтә кичләрем.

«Сөям» диеп килмә яннарыма,
Язмышым бит минем башкада.
Кеше бәхетен тартып ала күрмә
Бәхетсезлек шуннан башлана.

«Сөю — шатлык», диләр, мин көенәм,
Карашларың өзә бәгырьне.
Көтмәгәндә уйламаган идем
Булырсың, дип шундый кадерле.

«Сөям» диеп килмә яннарыма,
Язмышым бит минем башкада.
Кеше бәхетен тартып ала күрмә
Бәхетсезлек шуннан башлана.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »