Ник туйдырмый икән?

Категория: көе сүзләре

Үбә үбә, чәчләреңнән сыйпап,
Иркәләми икән куенында,
Утларында яндыра да икән,
Бозларында туңдыра икән,
Утларында яндыра да икән,
Әй усал да икән бу дөнья.

Әзмәвердәй көчле егетләрне
Талчыбыктай бөгеп елата.
Бер мәртәбә яшәттерер өчен
Сынап карый икән унлата.
Сынап карый икән унлата,
Әй усал да икән бу дөнья.

Бер тәгәрмәч кебек, тәгәри дә
Гел тәгәри икән — туктамый.
Чакрымнарың чакрым түгел аңа,
Елларыңны елга чутламый.
Чакрымнарың чакрым түгел аңа,
Әй усал да икән бу дөнья.

Бозларында туңдыра да икән,
Яндыра да икән утында.
Тик утына салып яңдырса да,
Бозларына салып туңдырса да,
Һич туйдырмый икән бу дөнья.
Ник туйдырмый икән бу дөнья?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (4 голоса)
« »