Туган нигез (беренче вариант)

Һәр ел кайтам туган авылыма,
Бала чакны искә төшереп.
Тик биредә мине һичкем көтми,
Чәйләр куеп, бәлеш пешереп.

Авыллар да, кешеләрдәй,
Туа да, үлә икән.
Авыллылар, авылсызның
Хәлләрен белә микән?

Шау-гөр килеп торган урамнар юк,
Аунап ята нигез ташлары.
Авыл капкасының баганасы
Җырлый җилгә соңгы аһ-зарын.

Авыллар да, кешеләрдәй,
Туа да, үлә икән.
Авыллы лар, авылсызның
Хәлләрен белә микән?

Чишмәләрем, минем инешләрем,
Ник киптегез, кайда җырыгыз?
Сездән откан матур, моңлы җырны,
Без һаман да әле җырлыйбыз.

Авыллар да, кешеләрдәй,
Туа да, үлә икән.
Авыллы лар, авылсызның
Хәлләрен белә микән?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (3 голоса)
« »