Пилмәнгә мәдхия

Ризыкларның муллыгыннан
Хәтта күзләр камаша.
Үзеңне бик шәп тоясың
Тәмле пилмән ашасаң.

Килегез сез, һай килегез.
Отылмассыз килгәннән.
Ризыкларның падишасы —
Сыйланыгыз пилмәннән.

«Тәнге сихәт, җанга рәхәт
Китерсен, дип ризыклар».
Таңнан торып, «бисмилла» дип,
Пилмән ясый яшь кызлар.

Килегез сез, һай килегез.
Отылмассыз килгәннән.
Ризыкларның падишасы —
Сыйланыгыз пилмәннән.

Ризыкларның иң затлысы,
Эх, пилмәне, пилмәне,
Кызыктырмый ул кемнәрне?!
Йотарлык бит телләрне.

Килегез сез, һай килегез.
Отылмассыз килгәннән.
Ризыкларның падишасы —
Сыйланыгыз пилмәннән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »