Рәхмәт, әнкәй!

Инде үзем күптән ана булдым,
Улларыма бирәм җылымны.
Иңнәремдә, әнкәй, һәрчак тоям,
Синең назлы, йомшак кулыңны.

«Гел яхшылык, гел изгелек кенә
Булсын, дидең, кылган эшегез.
Исемемә тап төшерми яшәп,
Гомер юлын горур үтегез.»

Шушы сузләр, нәрсә эшләсәм дә.
Гел яңгырый колак төбендә.
Мин аларга, әнкәй, тугры булдым
Һәм тугрымын әле бүген дә.

Рәхмәт, әнкәй!
Миңа канат биреп,
Җиңеләйттең авыр юлларны.
Зур ихтирам белән башым иеп,
Назлап үбәм синең кулларны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (10 голосов)
« »