Юлларыма чыкма

Юлларыма чыкма — соңладың,
Күңелләрем тулы моңнарым.
Яшьлегемдә калды язларым,
Кабатланмас тәүге таңнарым.

Кавыша алмаган мәхәббәт ул,
Гомерлек сагыш.
Яшьлектәге татлы бер наз,
Онтылмас сагыш.

Күз алдымнан китми күзләрең, —
Гафу ит, — дип әйткән сүзләрең.
Кулларыңны суздың, алмадым,
Хыянәтең кичерә алмадым..

Кавыша алмаган мәхәббәт ул,
Гомерлек сагыш.
Яшьлектәге татлы бер наз,
Онтылмас сагыш.

Юлларыма чыкма — соң инде,
Алда барыр юлым — моң инде.
Синең ялгышларың — ул язмыш,
Күпме үкенсәк тә, соң инде..

Кавыша алмаган мәхәббәт ул,
Гомерлек сагыш.
Яшьлектәге татлы бер наз,
Онтылмас сагыш.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (4 голоса)
« »