Мин каен булыр идем

Көзге урман, каен яфраклары
Әкрен җилдән җиргә коела.
Сары яфрак сыман сары сагыш
Әйдәп килә гомер буена.

Каен яфракларын ак кар күмәр,
Сагышлары бераз таралыр.
Тик минеке генә, сүрелмичә,
Еллар үткән саен яңарыр.

Каеннарның килер язлары бар,
Ябынырлар яшел шәлләрен.
Тик мин генә сары сагыш белән
Яшел язда ничек яшәрмен?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »