Тәңкәле апрель

Категория: көе сүзләре

Тәңкәле апрель аенда
Миңа жәй бүләк иттең.
Яшьлегемә кабат кайттым,
Сөюгә мине илттең.

Кайтты кебек кабат яшьлек,
Хисләрем мөлдеремә.
Йөрәгемдә сөю уты,
Мәхәббәт бөреләнә.

Язгы кояшның нурлары
Җаннарымны җылыта.
Сөйгәнемнең карашыннан
Бар дөньямны онытам…

Көземә узып барганда,
Татыдым җиләк тәмен.
Мәхәббәтле җәйгә илттең,
Гомергә җитәр әле.

Рәхмәт укыйм сиңа һаман,
Мине бәхетле иттең.
Тәңкәле апрель аенда
Миңа җәй бүләк иттең.
Җәйдә калдырып киттең…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »