Яшәр идем синең җаныңда

Категория: көе сүзләре

Айлы төндә калдык икәү генә,
Өскә үрли учак ялкыны,
Җем-җем килеп шаян чаткылар
Күзләреңдә синең ялтырый.
Сизәсеңме, иркәм, ай карашын?
Ул соклана моңлы йөзеңә.
Ак чәчәктән үргән калфагың
Бигрәк охшаш синең күңелеңә.

О-о-о… Ай соклана моңлы йөзеңә,
О-о-о… Бигрәк охшаш синең күңелеңә.
Гөрләп яна безнең учак
Кыза бара, һаман көчәя
Күп йөзеңә очып чаткылар
Йолдызларга ахырысы әйләнә
Гөрләп яна безнең учак
Кыза бара, һаман көчәя
Чаткылар йолдызга әйләнә

Айлы төндә калдык икәү генә,
Өскә үрли учак ялкыны,
Җем-җем килеп шаян чаткылар
Күзләреңдә синең ялтырый.
Төнге күктән очып төшәр идем,
Йолдыз булып атылып яныңа,
Янар өчен йөрәгеңдә,
Яшәр өчен синең җаныңда.

О-о-о… Янар өчен йөрәгеңдә,
О-о-о… Яшәр өчен синең җаныңда.
Гөрләп яна безнең учак
Кыза бара, һаман көчәя
Күп йөзеңә очып чаткылар
Йолдызларга ахырысы әйләнә
Гөрләп яна безнең учак
Кыза бара, һаман көчәя
Чаткылар йолдызга әйләнә

Янар өчен йөрәгеңдә,
Яшәр өчен синең җаныңда.
Гөрләп яна безнең учак
Кыза бара, һаман көчәя
Чаткылар йолдызга әйләнә
Чаткылар йолдызга әйләнә

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »