Яз сулышы (беренче вариант)

Ләйсән яңгыр ява шыбыр-шыбыр,
Җил пышылдый сөю сүзләрен.
Язның назын, иркәләрен тоеп
Сиреннәр дә ачкан күзләрен.

Сиреннәрдән сибелә, бөркелә,
Яз сулышы, язның хуш исе.
Күзләрендә зәңгәр сирень төсе,
Күңелләрдә язның саф хисе.

Кышлар белән тынып калган хисләр
Яз ташкыны булып таштылар.
Мәңге ашмас дигән хыяллар да
Язлар килгәч чынга аштылар.

Сиреннәрдән сибелә, бөркелә,
Яз сулышы, язның хуш исе.
Күзләрендә зәңгәр сирень төсе,
Күңелләрдә язның саф хисе.

Ямьле язда тынмый, жырлый күңел
Сайрар кошлар булып өздереп.
Канатланып йөрәк ярсып тибә,
Булмый аңа хәзер түз диеп.

Сиреннәрдән сибелә, бөркелә,
Яз сулышы, язның хуш исе.
Күзләрендә зәңгәр сирень төсе,
Күңелләрдә язның саф хисе.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »