Ирешермен хыялыма

Категория: көе һәм сүзләре

Бар хыялым минем дөньяда,
Ирешергә телим мин аңа,
Утны — суны кичергә дә,
Әзермен мин барысына да.

Мин керермен дулкыннар арасына,
Мин керермен бураннар арасына,
Мин менәрмен биек тауларга,
Ирешермен үз хыялыма!!!

Күз яшьләрем тамар, тамар
Кояштан карлар явар, явар.
Мин түзәрмен барысына да,
Булсаң, җырым, син янымда!!!

Мин керермен дулкыннар арасына,
Мин керермен бураннар арасына,
Мин менәрмен биек тауларга,
Ирешермен үз хыялыма!!!

Җырым гына бул янымда!!!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
« »