«Сиңа атап яздым бу көйне» — дип
Миңа матур Бер көй уйнадың.
Яратулы назлы караш белән
Минем йөрәгемне яуладың.
«Мин яратам аны, яратам!» — дип
Ярсып типкән иде йөрәгем,
Ә соңыннан үзем аңлап алдым,
Әсир иткән язган көйләрең.
Җыр дөньясын гына яратасың,
Аннан башка яши алмыйсың.
Күңел биреп көй уйнаган чагын
Назлы итә икән карашың.
«Мин яратам аны, яратам!» — дип
Ярсып типкән иде йөрәгем,
Ә соңыннан үзем аңлап алдым,
Әсир иткән язган көйләрең.
Язган көйләреңә соклануым
Йөрәк белән тоеп алгансың.
Миңа атап матур көй язуың —
Соклануым өчен җавабың.
«Мин яратам аны, яратам!» — дип
Ярсып типкән иде йөрәгем,
Ә соңыннан үзем аңлап алдым,
Әсир иткән язган көйләрең.