Туйлар гөрли

Категория: көе һәм сүзләре

Туйлар гөрли! Менә бәйрәм бүген
Ике гашыйк ярлар кавышкан.
— Мин яратам сине бердәнберем!
— Мин яратам сине җанашым!
— диеп алмашалар балдакларны
Вәгъдәләр әйтәләр, вәгъдәләр.
Пар балдаклар кигән яшь парларны
Туганнары тәбрик итәләр.

Тормышыгыз булсын түп-түгәрәк
Пар аккошлар йөзгән күл кебек!
Ихластан сөегез бер-берегезне
Чын мәхәббәт бит ул мәңгелек!

Туйлар үтәр, яңа таңнар атар,
Көннәрнең дә булыр төрлесе.
Киләчәк буынга тормышыгыз,
Булсын матур гаилә өлгесе!
— Мин сине!
— Мин сине ташламам, — дип
Вәгъдәләр әйтәләр, вәгъдәләр.
Пар балдаклар кигән яшь парларны
Туганнары тәбрик итәләр!

Тормышыгыз булсын түп-түгәрәк
Пар аккошлар йөзгән күл кебек!
Ихластан сөегез бер-берегезне
Чын мәхәббәт бит ул мәңгелек!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
« »