Сөю теле

Нинди кыйтгаларда яшәсәк тә,
Сөйләшсәк тә нинди телләрдә,
Сөю телен белә кошкайлар да,
Яратам дип, дәшә гөлләр дә.

Йөрәкләрдән-йөрәкләргә
Уктай үтә
Сине — Ләйлә,
Мине — Мәҗнүн итә:
I love you,
Я тебя люблю,
Мин сине яратам.

Диңгез аръягыннан эндәшәсең,
Кайтавазлар килә таулардан.
Яратуны кара төннәрдә дә,
Без таныйбыз әллә кайлардан.

Йөрәкләрдән-йөрәкләргә
Уктай үтә
Сине — Ләйлә,
Мине — Мәҗнүн итә:
I love you,
Я тебя люблю,
Мин сине яратам.

Яратуның теле, милләте юк,
Сөю телен откан сандугач.
Ничек эндәшсәм дә — син аңларсың,
Сөюләрем сине чын булгач.

Йөрәкләрдән-йөрәкләргә
Уктай үтә
Сине — Ләйлә,
Мине — Мәҗнүн итә:
I love you,
Я тебя люблю,
Мин сине яратам.

Тi amo, Te quiero, Кохаю, Je t’aime
Люблю, Мин сине яратам

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.9 (10 голосов)
« »