Булмас димә

Категория: көе сүзләре

Әти-әни, без дөньяга килгәч,
Белмим ,нинди теләк теләгәндер.
Бәхетләре булсын , дигәннәрдер,
Җырчы булсын иде, димәгәндер.

Булмас димә hич тә, булмас димә,
Җавап булып, әнә, моң сирпелә.
Хыялынга гел ышанып яшә —
Һич тә булмас димә.

Икәү үстек тату гаиләдә,
Ике иңдә ике канат гүя.
Балачактан бер үк хыял иде:
Их, җырлыйсы килә, бик тә килә.

Булмас димә hич тә, булмас димә,
Җавап булып, әнә, моң сирпелә.
Хыялынга гел ышанып яшә —
Һич тә булмас димә.

Әти-әни, рәхмәт чын куңелдән,
Канат куйган өчен хыялларга.
Аллаhының рәхмәте белән
Без җырларга тиеш, гел җырларга.

Булмас димә hич тә, булмас димә,
Җавап булып, әнә, моң сирпелә.
Хыялынга гел ышанып яшә —
Һич тә булмас димә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
« »