Син булсаң

Гел бәхетле булып булмый
Бик бихетсез көннәр бар.
Мендәр читен юешләтеп
Елап чыккан төннәр бар.

Син минем янымда булсаң
Бар кайгылар чүп кенә.
Май кояшы кебек көләм
Бер кочаклап үп кенә.

Кешеләр дә төрле-төрле,
Кара мәче юл кисә.
Җаннарымны өшеттереп
Зәхәр телле җил исә.

Син минем янымда булсаң
Бар кайгылар чүп кенә.
Май кояшы кебек көләм
Бер кочаклап үп кенә.

Тормыш юлы сикәлтәле
Таулар да бар, упкын да.
Кая барырга да белми
Йөзгәнем бар дулкында.

Син минем янымда булсаң
Бар кайгылар чүп кенә.
Май кояшы кебек көләм
Бер кочаклап үп кенә.

Голосов пока нет
« »