Табалмассың яхшыракны

Категория: көе сүзләре

Үзең сөям дә димисең,
Сөймим дип тә әйтмисең.
Мине якын җибәрмисең,
Ятларга да бирмисең.

Йолдызларга тиңләп йөргәндә
Юлыңдагы һәр кызны,
Югалтырсың инде, җаным,
Кулыңдагы йолдызны.
Әллә ерактагы кояш
Чыннан да яктыракмы?
Таба алмассың шул, җаным,
Миннән дә яхшыракны.

Янәшәңдә яңа ярлар,
Көн саен алышына.
Нишләрсең, мин дә ятларга
Карасам ялгыш кына.

Йолдызларга тиңләп йөргәндә
Юлыңдагы һәр кызны,
Югалтырсың инде, җаным,
Кулыңдагы йолдызны.
Әллә ерактагы кояш
Чыннан да яктыракмы?
Таба алмассың шул, җаным,
Миннән дә яхшыракны.

Мине яратуыңны да
Яшерәсең юри син,
Яшь гомерне әрәм итеп
Икеләнеп йөрисең.

Йолдызларга тиңләп йөргәндә
Юлыңдагы һәр кызны,
Югалтырсың инде, җаным,
Кулыңдагы йолдызны.
Әллә ерактагы кояш
Чыннан да яктыракмы?
Таба алмассың шул, җаным,
Миннән дә яхшыракны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
« »