Бәхетле бул, җаным…

Категория: көе һәм сүзләре

Язмыш очраштырганга да,
Безне кавыштырганга да,
Ходаема рәхмәтлемен
Назларыңны тоя(а)лганга…
Җылы кулларың битемдә,
Тирән карашлар күзләрдә…
Әйтче, зинһар, әйтче, нигә?
Бу мизгелләр тик хәтердә,
Була(а)лмадык мәңге бергә…
Мин күкләрдә…
Ә син җирдә…

Бәхетле бул, җаным…
Бәхетле бул, җаным…
Бәхетле бул, җаным…

Шулай язгандыр, күрәсең,
Белмәдем иртә китәсем…
Сиңа гына атап язган
Калды сүзләр әйтеләсе…
Күзләремнең күзләреңә
«Яратам» дип
Бер дәшәсе…
Бәхетле бул, җаным…
Бәхетле бул, җаным…
Бәхетле бул, җаным…

Синең өчен шатланырмын мин сөенеп,
Ярың белән бергә булсаң…
Күзәтермен сине бер фәрештәң булып,
Юл күрсәтермен әгәр дә адашсаң…

Һәр адымың, һәрбер сүзең,
Югалтудан күз яшьләрең,
Үтенүләр, ялварулар —
Бар(ы)сын да сизәм, тоям(ын)…
Мин ышанам һәм мин беләм —
Бәхет табыр
Сине, җаным.
Бәхетле бул, җаным…
Бәхетле бул, җаным…
Бәхетле бул, җаным…

Синең өчен шатланырмын мин сөенеп,
Ярың белән бергә булсаң…
Күзәтермен сине бер фәрештәң булып,
Юл күрсәтермен адашсаң…

Курыкма, күз нурым, кабат яратырга,
Сөелергә һәм сөяргә.
Син барысына лаек: бу дөньяда
бәхетенне тоеп яшәргә…
Янәшәңдә…

Бәхетле бул, җаным…
Бәхетле бул, җаным…
Бәхетле бул, җаным…

Бәхетле бул, җаным…
Елама, син нык бул, күз нурым…
Бәхетле бул, җаным…
Барысын да сизәм, тоямын…
Бәхетле бул, җаным…

Бәхетле бул, җаным…
Мин рәхмәтле бары сиңа, җаным
Бәхетле бул, җаным…
Яратам бары сине генә, җаным…
Бәхетле бул, җаным…

Сау бул… Мәңгегә… Җаным…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (6 голосов)
« »