Уйламый гына ярат

Бер карасаң — ят кебек син,
Бер карасаң — бик үз дә…
Кулларың алма кулымнан,
Күзләрең алма күздән.

Бер карама, мең кара син,
Тутырып кара кабат!
Киләчәктә ни буласын
Уйламый гына ярат!

Бер карасаң — син еракта,
Бер карасаң — янымда…
Бүгенемнән дә аерма,
Үткәндә дә калдырма.

Бер карама, мең кара син,
Тутырып кара кабат!
Киләчәктә ни буласын
Уйламый гына ярат!

Бер карасаң — сөям кебек,
Бер карасаң — сөймим дә…
Икеләнеп йөрүемнең
Сәбәпләре бит синдә.

Бер карама, мең кара син,
Тутырып кара кабат!
Киләчәктә ни буласын
Уйламый гына ярат!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (3 голоса)
« »