/Рәшит Баязитовка багышлана/
Пиана дигән елганың
Гөлчәчәкле ярлары.
Пиана буенда устек,
Без — Нижгар татарлары
Без үзебез Камкалы…
Алтын — көмеш капкалы.
Дусты килсә, мишәр — татар
Киереп ача капканы!..
Безнең авыл бик борынгы,
Исме нигә Камкадыр?..
Күккә, йолдызларга ашкан
Мәчетләре калкадыр…
Без үзебез Камкалы…
Алтын — көмеш капкалы.
Дусты килсә, мишәр — татар
Киереп ача капканы!..
Дан тота Нижгар татары
Уйсу җирләре белән.
Рәшит Баязит шикелле
Асыл ирләре белән.
Без үзебез Камкалы…
Алтын — көмеш капкалы.
Дусты килсә, мишәр — татар
Киереп ача капканы!..
Эшли Нижгар Мөскәүдә дә,
Самарда, Себердә дә.
Авыр эштән мишәр — татар
Курыкмас гомергә дә!
Без үзебез Камкалы…
Алтын — көмеш капкалы.
Дусты килсә, мишәр — татар
Киереп ача капканы!..