Ярый ла син бар, туган як

Ярый ла син бар, туган як,
Читләрдә сагынырга.
Яшел бөдрә талларыңа,
Мөмкин тик табынырга.

Ярый ла син бар, туган як,
Моңнарым уятырга.
Төшләргә кереп, балам, дип.
Кайгыдан юатырга.

Ярый ла син бар , туган як,
Сабыйдай сыенырга.
«Кайтам», — дип җирсеп — җилкенеп
Юлларга җыенырга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »