Мәхәббәтем яши йөрәгемдә

Тагын бер яз синсез үтеп китте,
Синсез күзен ачты бөреләр.
Моңлы кошлар сайрый таң атканда,
Өзгәләнә шул чак күңелләр.

Бөре инде чәчәкләргә тула,
Ләйсән тамчылары кагылса.
Йөрәкләрдә сагыну ялкыннары
Сүнми икән, сүнми кабынса.

Синнән башка дуслар очратмадым,
Язмышыма үтеп керердәй.
Мәхәббәтем яши йөрәгемдә,
Чәчәк атмый калган бөредәй.

Голосов пока нет
« »