Сине яратканга күрә

Елмаеп миңа карадың
Бу чынлап каравыңмы?
Белсәң иде сине күргән
Көннәрне санавымны…

Татлы уй өермәсендә
Еракларга очамын.
Сине яратканга күрә,
Бар дөньяны кочамын.

Мин сагынып сиңа барам
Син дә кил миңа каршы
Икебездә икән безнең
Олы мәхәббәт башы.

Татлы уй өермәсендә
Еракларга очамын.
Сине яратканга күрә,
Бар дөньяны кочамын.

Булмасын, урын калмасын
Күңел сүрәнлегенә
Икәү бергә керик әле
Сөю тирәнлегенә.

Татлы уй өермәсендә
Еракларга очамын.
Сине яратканга күрә,
Бар дөньяны кочамын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »