Тик син генә (беренче вариант)

Тик бер генә күз төшердем
Синең нурлы йөзеңә…
Ай күрендең,
Ел күрендең,
Гел күрендең күземә

Ал димәдем, ял димәдем,
Сын — шәүләңә ымсынып,
Ай эзләдем,
Ел эзләдем,
Гел эзләдем юксынып.

Тик син генә, асыл ярым,
Хыялым, бердәнберем.
Ай сөярмен,
Ел сөярмен
Гел сөярмен, бәгырем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
« »