Салкын җилләр тимәсен, дип,
Шәльяулыгым ябындым,
Шәльяулык аша да сизәм
Хәлен сөйгән ярымның!
Шәльяулыгым, шәльяулыгым,
Чит — читләре чук кына,
Аңлашырбыз, кавышырбыз
Сабыр итсәң чак кына!
Шәльяулыгым шуып төште
Башымнан иңнәремә,
Сөям диюләре хактыр —
Күзләре миндә генә.
Шәльяулыгым, шәльяулыгым,
Чит — читләре чук кына,
Аңлашырбыз, кавышырбыз
Сабыр итсәң чак кына!
Шәльяулыгымны ябынсам,
Хәйран калырсың әле,
Яратканымны сиздермим —
Әзрәк ялынсын әле!
Шәльяулыгым, шәльяулыгым,
Чит — читләре чук кына,
Аңлашырбыз, кавышырбыз
Сабыр итсәң чак кына!