Болгар — чишмә яныңда

Категория: көе сүзләре

Чишмәләр дә шаһит үткәннәргә,
Күпме гасыр узып китсә дә,
Ташларында калган кан таплары,
Күз яшьләре күптән кипсә дө.

Янәшәдә үскән төз каеннар,
Нык тамырлы, горур имәннәр.
Искә алып данлы үткәннәрне
Чал башларын түбән игәннәр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »