Йөгереп чыктым урамнарга, — Таңнар аткан чак иде: Дөнья әле алсу иде, Үзәннәргә зәңгәр өфрәк Томан яткан чак иде.
Йөгереп чыктым урамнарга, — Кояш батар чак җиткән: Җиргә моңсу эңгер төшкән, Бер дә үтмәс төсле иде, Бу гомер кайчан үткән?!