Әниемнең өч абыйсы

Категория: көе сүзләре

Әниемнең газиз өч абыйсы
Ятып калган сугыш кырында.
Мин сөйләвен телим бүген аның
Бөтен илгә алар турында.

Тик сөйләми, әнкәй, сөртә бары,
Күрсәтмичә керфек очларын.
Барысы да язын кайталармы
Көзен илдән киткән кошларның?

Ә, кешеләр кошлар гына түгел,
Бер кайтмаса урап, бер кайта,
Үзем барып алып кайтыр идем —
Араларда күпме ел ята.

…Әниемнең газиз өч абыйсы
Ятып калган сугыш кырында.
Туган илем җиңү җыры җырлый,
Димәк, бу җыр алар турында.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (5 голосов)
« »