Синең турыңда

Категория: көе сүзләре

Иртәнге чык чишмәләргә
Моң булып тамса,
Кыр чәчәкләре алланып
Бөресен ачса,
Зәңгәр күктән җыр агылса
Кояш нурында,
Бар гүзәллек сөйли кебек
Синең турында.

Пар аккошлар туй ясарга
Кайтсалар илгә.
Яшел яфрак ярган каен
Шауласа җилдә,
Бәхетле яшьлек гөрләсә
Идел буенда,
Нәкъ шул вакыт җырлар туа
Синең турында.

Сихри күлнең талларына
Сандугач кунып,
Сайраганда яшьләр түкмә
Күңелең тулып,
Бәхет алып килгән кешем
Гомер юлымда,
Онытырга мөмкин түгел
Синең турында.

Голосов пока нет
« »