Язгы җыр (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Таныш та син, түгел дә син, кем соң син?
Якын да син, түгел дә син кем соң син?

Чибәр дә син, түгел дә син; кем соң син?
Һәрвакытта күңелдә син, кем соң син?

Әллә кояш нурымы син, кем соң син?
Язгы тамчы җырымы син, кем соң син?

Көтәм дә мин, көтмим дә мин килмисең.
Килер идең, көткәнемне белмисең!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »