Авылым гөлләре

Тагын кайттым әле авылыма —
Төшләремә кереп йөдәтте.
Бәлки ял иттерер авылым өе
Сагынулардан арган йөрәкне.

Чәчәк аткан яран гөле белән
Ямьле безнең авыл өйләре.
Күп күдем мин тәрәз төпләрендә
Гөл үсмәгән чит-ят җирләрне.

Тыныч, имин булсын авылымның
Ал таңнары, килер көннәре.
Җырларыма күчә, моңнар булып
Күкрәп чәчәк аткан гөлләре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (13 голосов)
« »