Яз җыры (өченче вариант)

Офыкка кара әле —
Көн белән төн кавышкан.
Серләрен тыңла әле —
Сайрар кошлар табышкан.

Ташлап китмә,
Мәхрүм итмә,
Мине татлы сагыштан.
Бәлки бу
Моңлы җыр
Сагыштан
Тугандыр…

Карасана, күрсәнә —
Бөтен җиһан яңарган.
Яшь бөре исе килә
Тирәкләрдән, таллардан.

Ташлап китмә,
Мәхрүм итмә,
Мине язгы таңнардан.
Бәлки бу
Моңлы җыр
Таңнардан
Тугандыр?

Тәрәзәмнең төбендә
Яран гөл яфрак ярган.
Йөрәгемнең түрендә
Җырланмаган җыр калган.

Ташлап китмә,
Мәхрүм итмә,
Мине назлы җырлардан.
Бәлки бу
Моңлы җыр
Сөюдән
Тугандыр?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »