Син кайчан кайтырсың

Категория: көе сүзләре

Син киткән юлларда җәйләрен,
Томаннар җәелә.
Син кайчан кайтырсың нур булып,
Чәчәкле җәемә?

Син киткән юлларда көзләрен,
Яфраклар өзелә.
Син кайчан кайтырсың ямь биреп,
Ямансу көземә?

Син киткән юлларда кышларын,
Җилгә кар кушыла.
Син кайчан кайтырсың юл ярып,
Буранлы кышыма?

Син киткән юлларда язларын,
Тилмерәм назыңа.
Син кайчан кайтырсың күмелеп,
Сиреньле языма?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
« »