Кыр казлары (Син онытма җирдә мин барын)

Категория: көе сүзләре

Кыр казлары җырлап,
Кыр казлары елап,
Каңгылдашып оча көз җиткәч.

Йөрәк әрнеп кала,
Йөрәк сыкрап яна,
Кыр казлары кебек син киткәч.

Әллә яңгыр ява,
Әллә яшьләр тама,
Юлларыннан киткән кошларның.

Йөрәк сине көтә,
Еллар үтә, үтә,
Син онытма җирдә мин барын.

Кыр казлары кайтыр,
Тугай чәчәк атар,
Күл дулкынлар казлар кагынудан.

Көткән бушка китмәс,
Йөрәк әрнеп типмәс,
Син кайтырсың — үтәр, үтәр сагынулар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.6 (169 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »