Гомерем үтәр иңде

Категория: көе сүзләре

Бер сагыш тоямын да,
Бар эшне куямын да,
Үткәннәргә кире кайтып
Йөримен… хыялымда.
Һәм шуны күрәм ачык:
Син һаман вак-вак басып,
Ромашкалар арасыннан
Барасың ераклашып…

Әгәр бер киткән юлдан
Кайтмасың белгән булсам,
Сине мәңге ычкындырып
Җибәрмәс идем кулдан?!
Тик ул чак үткән инде…
Акыл да бүтән инде;
Шулай да сине сагынып
Гомерем үтәр инде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
« »