Башын иеп тора өч нарат

Категория: көе сүзләре

Яшьлегемдәй яшел ул болын,
Һаман яши минем уемда.
Без өч малай айлы төннәрдә,
Атлар көттек елга буенда.
Яшь наратлар үскән болында.

Атта чабып уйнап барганда,
Уздырмыйбыз дидек ятлардан.
Еламадык, кайчан егылып
Калсак та без ярсу атлардан,
Уздырмыйбыз дидек ятлардан.

Кинәт таңда яшен яшьнәде:
Ак болытлар күктә каралды.
Атлар кебек; безнең дуслар да
Төрле якка яуга таралды.
Кабат күрәлмадык аларны.

Җиңү яулап кайттык өйләргә,
Шул болынга килдем мин кабат,
Өч малайның кайда икесе?
Башын иеп тора өч нарат…
Алар киткән юлларга карап…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »