Синең күзләр (икенче вариант)

Синең күзләр минем көннәремне
Нурга күмгән кояш тиңдәше,
Җирдә ничек яши алдым икән.
Синең күзләреңне күргәнче.

Синең күзләр җирне яшәртүче
Гөл — чәчәкле язлар шикелле.
Алар миңа яшәү көче бирде,
Йөрәгемә сөю китерде.

Синең күзләр бәхет диңгезендә
Йөздерүче мине кич — иртән.
Мин булмасам, шушы күзләреңне
Табынып сөяр иде кем икән?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
« »