Бик тиз генә кайтырмын дип,
Киттемдә чит илләргә,
Ачы язмыш бөтереп алып
Богау салды билләргә.
Үтеп урау-урау юллар,
Уйлап гөл синең хакта,
Егылдым кайтып Норлатка, —
Норлатка туган якка.
Ә син мине көтмәгәнсең,
Кул биргәнсең ятларга.
Хәерлегә булсын инде
Кайтуым Норлатларга.
Бәхетлеләр парлы яши,
Ә минем ялгыз башым,
Оныттыр ялгызлыгымны,
И кадерле Норлатым!