Такыялар

Категория: көе сүзләре

Чәчәкләрнең матурларын сайлап,
Такыялар үрдек болында.
Шул чәчәкләр исе килә сыман
Иңнәремә салган кулыңнан.

Ераклардан үзләренә дәшә
Такыялар үргән болыннар.
Икәү бергә йөргән урыннарда
Яшьлек эзләренең нуры бар.

Бу дөньяда шатлык кына түгел,
Кайгылар да уза юлымнан.
Ни күрсәк тә, икәү бергә үргән
Такыялар чыкмый уемнан.

Ераклардан үзләренә дәшә
Такыялар үргән болыннар.
Икәү бергә йөргән урыннарда
Яшьлек эзләренең нуры бар.

Чәчәкләрнең матурларын сайлап,
Такыялар үрдек болында.
Шул чәчәкләр исе килә сыман
Иңнәремә салган кулыңнан.

Ераклардан үзләренә дәшә
Такыялар үргән болыннар.
Икәү бергә йөргән урыннарда
Яшьлек эзләренең нуры бар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
« »