Уралым, уракаем

Табынган тавым — Урал тау,
Туган авылым — Уракай!
Сездә юлдаш миңа кояш,
Төнлә сердәш тулган ай.

Һай!…
Тау очына кояш куна,
Манарада урак ай.
Мин чит җирдә кунак кына,
Көт, кайтырмын, Уракай!

Чәчәкле тавым Уралкай,
Чәчәк таҗым Уракай
Сездә калды ярты җаным, —
Йөрәк маем сыза, һай!

Һай!…
Тау очына кояш куна,
Манарада урак ай.
Мин чит җирдә кунак кына,
Көт, кайтырмын, Уракай!

Син нигез ташым, Уракай,
Йөзек кашым — Уракай;
Яшьлек таңым, асыл чагым
Сездән башка уза, һай!

Һай!…
Тау очына кояш куна,
Манарада урак ай.
Мин чит җирдә кунак кына,
Көт, кайтырмын, Уракай!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »